Документларны интернет аша, очы-кырые булмаган чиратлы кабинетларга кермичә, рәсмиләштерү чынбарлыкка әйләнде. Хәзер һәр теләгән кеше турыдан-туры эш яисә өйдәге компьютердан кирәкле документны алуга алдана гариза җибәрә ала.
Нинди документлар, кайсы сайтка керергә кирәк булачак, документларны булдыру күпме вакыт дәвам итәчәк – шул һәм башка сорауларга Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча начальник урынбасары Илсур Нәбиуллин җавап бирде.
Паспортны алуга гаризаны онлайн рәвештә бирү һәм аны чиратсыз алу – инде күп кешеләр сынап караган гамәл. Бу эшне gosuslugi.ru бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша башкарырга була.
Дәүләт хезмәтләр порталында (www.gosuslugi.ru) теркәлүнең тулырак процедурасы www.vsegosuslugi.ru сайтында урнаштырылган.