Әлмәттә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе булып узды

2017 елның 14 апреле, җомга

13 апрель көнне мәшгульлек үзәгендә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе булып узды.

Анда авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Наил Усманов та катнашты. Ул нинди кадрларга кытлык булуын җиткерде. Авыл хуҗалыгы җитәкчеләрен иҗтимагый һәм вакытлы эшләр оештырырга чакырды. Ярминкәдә 23 предприятиедән кадрлар бүлеге хезмәткәрләре килгән иде. Аларга төрле белгечлеләр буенча эш тәкъдим ителде. 150 дән артык кешенең 17 се вакантлы урынга чакыру алды. 15 кеше курслар узарга теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International