ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгенең "Бобрята" КВН командасы "Балалар КВН"ы телевизион проекты финалында катнашты. Уен 16 нчы апрельдә Мәскәүнең "Планета КВН" үзәгендә узды. 

Башкарма комитет авыл җирлекләре социаль инфраструктурасы үсеше буенча бүлек җитәкчесе вакантлы урынына  18 апрельдән бәйге игълан итә.


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Әлмәттә "Татнефть" компаниясе ярдәмендә XVI Мәскәү Пасха фестивале кысаларында Мариин театрының күренекле дирижер Валерий Гергиев җитәкчелегендәге симфоник оркестры концерты узды. Концертка Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин да килгән иде. 

"Татарстанның киләчәге көллиятендә" ачык ишекләр көне узды. 100 дән артык өлкән сыйныф укучылары әти-әниләре белән бергә "Татарстанның киләчәге көллиятендә" булдылар. Кунаклар уку көллиятенең сыйныфларын  һәм лабораторияләрен карап уздылар. Алар ЧТПЗ төркеме белән "Алнас" заводында һәм Әлмәт шәһәренең  һөнәри көллиятендә гамәлгә ашырыла. 

Язгы чакырылыш 1 апрель көнне старт алды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

"СМП-Нефтегаз" җәмгыяте тырышлыгы белән "Менеджер" мәктәбендә "Сәләт" үзге ачылды.

Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы традицион конкурсның башлануы турында хәбәр итә.

Бәйгедә экология предприятиеләре, уку йортлары катнаша ала. Шулай ук әйләнә-тирә мохитта булган проблемаларга битараф булмаган иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгүлүмат чаралары һәм журналистлар да үз эшләрен тапшыра ала.   

Материаллар  15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Әлмәт муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, 2017 елның 24 маенда сәгать 10.00 Әлмәт башкарма комитетының зур залында районның торак пунктларының  җирләреннән дәүләт милке чикләнмәгән җир участокларын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына ачык сатулар уздыра.

 


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә "Радуга" яшүсмерләр клубында эшләүче яшьләр активы балалар өчен хәйрия бәйрәме оештырды. Чарага кызыклы аниматорлар чакырылды.  Шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Татарстан Мөселманнары корылтаенда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте .Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International