Россиядә җирле үзидарә көнен 2013 елдан алып бәйрәм ителә. Бу муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме. Барлыгы Әлмәт районында 200 гә якын муниципаль хезмәткәр эшли, алар арасында 33 ир-ат һәм 165 хатын-кыз.
Донор көне, беренче чиратта, кеше сәламәтлеге хакына бушлай кан бирүче донорларга багышлана. Әлмәттә дә даими рәвештә канын бирүче билгеле бер категория кешеләр бар. "Мин ТР доноры" республика акциясен 100 дән артык Әлмәттә яшәүчеләр хупладылар.
80 нән артык студент чараларда катнашу өчен Әлмәткә җыелды.
Бүген Әлмәттә Мәскәү янындагы сугышның 75 еллыгына багышланган чаралар узды. Шул чарага багышлап "Мәңгелек ут" мемориал һәйкале янына чәчәкләр куелды.
Әлмәт туган якны өйрәнү музее һәм аның филиаллары хезмәткәрләре республика фәнни-гамәли семинарда катнаштылар. Семнарның темасы - "Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре: музей һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү". Бу чара Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгында узды.
17-25 апрель көнне Әлмәт муниципаль районында "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе уздырыла. Акциянең беренче көне "Ветераннар янәшә яши" шигаре астында старт алды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты "соры" хезмәт базары һәм хезмәт хакы буенча бурыч мәсьәләләре турында Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре сайтындагы "Халык контроле"системасына яки "кайнар линия" телефоны буенча 8(8553)45-50-09 хәбәр итү турында халыкка җиткерә.
Бүген ГАҖ "Татнефть" автотранспорт предприятиесе базасында мобилизация биремнәре булган оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре катнашында күрсәтмә чаралар узды. Һава торышы начар торуга карамастан, мобилизацияләү тикшерү барыбер узды. Чарада район башлыгы Айрат Хайруллин да катнашты.
Әлмәт мөхтәсибәте хоккей командасы "ТНА - балаларга" дип исемләнгән хәйрия турнирында почетлы өченче урын яулады.
Бүген инде ярышларга әзерлек бара. Физик культура спорт һәм туризм буенча идарә начальнигы Искәндәр Сәмигуллин искәрткәнчә, нефтьчеләр башкаласына илнең төрле почмакларыннан триатлонның дуатлон дисциплинасын үз итүчеләр җыелачак. Мондый кубокның калабызда әле беренче тапкыр гына уздырылуы. Тантаналы ачылыш, ярышлар 13 майга билгеләнгән.