Әлмәтлеләр «ЭКОлидер» бәйгесендә катнаша алалар

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы традицион конкурсның башлануы турында хәбәр итә.

Бәйгедә экология предприятиеләре, уку йортлары катнаша ала. Шулай ук әйләнә-тирә мохитта булган проблемаларга битараф булмаган иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгүлүмат чаралары һәм журналистлар да үз эшләрен тапшыра ала.   

Материаллар  15 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International