Язгы чакырылыш 1 апрель көнне старт алды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Район башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәт районының ел да чакырылыш буенча алдынгы урын яулап баруын билгеләп узды.
Чыгыш ясаучылар булачак солдатларны ни рәвешле армия хезмәтенә әзерләргә кирәкле, матди-техник база һәм патриотик тәрбия турында сүз алып бардылар.