Бүген ГАҖ "Татнефть" автотранспорт предприятиесе базасында мобилизация биремнәре булган оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре катнашында күрсәтмә чаралар узды. Һава торышы начар торуга карамастан, мобилизацияләү тикшерү барыбер узды. Чарада район башлыгы Айрат Хайруллин да катнашты.