Бүген инде ярышларга әзерлек бара. Физик культура спорт һәм туризм буенча идарә начальнигы Искәндәр Сәмигуллин искәрткәнчә, нефтьчеләр башкаласына илнең төрле почмакларыннан триатлонның дуатлон дисциплинасын үз итүчеләр җыелачак. Мондый кубокның калабызда әле беренче тапкыр гына уздырылуы. Тантаналы ачылыш, ярышлар 13 майга билгеләнгән.
Дуатлон өч этапны үз эченә ала. Башта йөгерәләр, аннан велосипедта узыш, тагын йөгерү.
– Ярышлар шарлавыклы буаларда, стадионда, шәһәр урамнарында үтәчәк. Бу вакытта кайбер урамнардан транспорт хәәркәтен чикләп торырга туры киләчәк, – дип аңлатты Искәндәр Сәмигуллин.
Дистанцияләргә килгәндә, алар төрлечә булачак. Чөнки ярышта катнашучылар көчлеләргә һәм һәвәскәрләргә, яшь төркемнәренә бүленә. Һәвәскәрләр өчен дистанция түбәндәгечә: – 2 км йөгерү + 8 км велосипедта + 1 км (2 км) йөгерү. Көчлерәкләрнеке 5 км + 20 км (велосипед) +2,5 км тәшкил итә.
Ярышларда 150 дән артык спортчы катнашыр дип көтелә. Шунысын да билгеләп үтәбез, анда шулай ук теләге булган һәркем үзен сыный ала. Моның өчен 11 майга кадәр заявка бирергә кирәк.