Әлмәттә террорга каршы комиссия утырышы булып узды. Төп тема - ял лагерьларында балаларның куркынычсызлыгын булдыру.
27 нче май көнне Әлмәт шәһәрендә икенче шәһәр велопарады узачак.
Авыруларны алдан диагностикалау максатында уздырулуча чара 27 май көнне сәг. 10.00 дән-14.00гә кадәр "Көнбатыш" сәүдә үзәгендә узачак.
Соңгы кыңгырау бәйрәме шәһәр паркында дәвам итте.
– Сез бүген тормышның үзенә имтихан бирәсез, - дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш укучыларына Айрат Хәйруллин.
Бүген Әлмәт шәһәренең чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп белән хушлашалар. Быел районда 2900 укучы 9-11 сыйныфларны тәмамлап олы тормыш юлына аяк баса. Районның барлык мәктәпләрендә тантаналы чаралар узды.
26 май көнне 13.00 дан 17.00 гә кадәр Татарстан нефтенең 60 еллыгы багышланган паркта "Әлмәт шәһәренең иң актив мәктәбе" конкурсының финалы узачак. Конкурста катнашучылар өй биремнәр яклаячаклар, үзләренең визиткаларын күрсәтәчәкләр. Һәм шулай "Яшел Фитнес" социаль-спорт хәрәкәте белән бергә спорт белән шөгельләнәчәкләр.
"Яшел Фитнес"ның чираттагы атналык бушлай тренировкалары 28 май көнне 10.00 сәгатьтә узачак.
Массакүләм велопарад 10.00 сәгатьтә Ленин мәйданыннан башлана. Маршрут Ленин урамы, Төзүчеләр проспекты һәм Бигаш урамнары буенча узачак. Парад кече мәйданда төгәлләнә.
Филологлар көне — үзенең тормыш юлын, эшчәнлеген филологиягә багышлаган кешеләрнең профессиональ бәйрәме. Россиядә Славян язу һәм мәдәнияте көненнән соң 25 майда үткәрелә.
Әлмәттә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиянең киңәйтелгән утырышы булып узды. Ул “Татарстан Республикасында инклюзив белем бирү” темасына багышланды. Утырышта премьер-министр урынбасары Васыйл Шайхразыев, Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты.