Әлмәт инклюзив белем бирүне кертү тәҗрибәсе белән уртаклашты

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Әлмәттә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиянең киңәйтелгән утырышы булып узды. Ул “Татарстан Республикасында инклюзив белем бирү” темасына багышланды. Утырышта премьер-министр урынбасары Васыйл Шайхразыев, Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты.

Утырышта катнашучылар башта төркемнәргә бүленеп, Әлмәттә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән нинди эш алып барылуы белән таныштылар, 16 нчы мәктәптә, “Ракета” яшүсмерләр клубында, ат спорт мәктәбендә булдылар. 

Пленар утырышны Васыйл Шайхразыев ачты. Ул комиссиянең күчмә утырышларны даими уздыруын билгеләп үтте. 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International