ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрыГИСУ җитәкчесе Марат Айзатуллин белән берлектә калабыз поликлиникаларында барган төзелеш эшләре белән танышты.

Баш табиб итеп элек Нурлат үзәк район хастаханәсендә баш табиб булып хезмәт куйган Габдрахманов Рафаэль Хәмзә улы билгеләнде.

Кичә район башлыгы гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. 

Хөрмәтле эшмәкәр, бизнесыңны үстерү өчен финанс ярдәм алырга теләсәң - Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү секторы телефоннарына шалтырат 37-08-04, 89179114444, 89172258484. 

Ел да июнь башында Әлмәттә "Бяки Буки" фестивале оештырыла.Конкурс Әлмәттә «Бяки Буки»ның атналык әдәби фестивале белән төгәлләнә. Катнашучыларны төрле файдалы призлар, шул исәптән санаторий-профилакториегә юллама, китаплар, сертификат,  дипломнар һәм башка кызыклы очрашулар көтә.

20 май көнне Казан шәһәрендә "Әбиемнең серле сандыгы" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу чараны ТР Милли музее"Тылсымлы куллар" журналы редакциясе белән берлектә үткәрде. 


23
май, 2017 ел
сишәмбе

Мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен иҗат фестивале АҖ "СМП-Нефтегаз" компаниясе финанс ярдәме белән оештырылды. Фестивальдә 200 дән артык катнашучы  үзләренең иҗатларын тәкъдим иттеләр. Бу конкурста Әлмәт, Зәй,Тукай районы, Азнакай, Лениногорск һәм Бөгелмә районнарыннан балалар катнаштылар. 

Утырышта җирле бүлек Секретаре, район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Кольгин, партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе  Лилия Миннеханова, район Советының шәһәр депутатлары  фракциясе җитәкчесе  Николай Бочкарев,политсовет әгъзалары һәм башкалар катнашты.

Татарстанда җәйге лагерьларда ял итүче балалар  һәм яшьләр вәкилләре саны 3610 кешегә арткан. Быел лагерьларга барлыгы 218 меңнән артык яшьләр юл тотачак. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International