Бүген Әлмәт шәһәренең чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп белән хушлашалар. Быел районда 2900 укучы 9-11 сыйныфларны тәмамлап олы тормыш юлына аяк баса. Районның барлык мәктәпләрендә тантаналы чаралар узды.
Бу дулкынландыргыч көнне Әлмәт шәһәренең 3 нче санлы мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга район башлыгы Айрат Хәйруллин килде.