Балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан шәһәрнең 4 нче санлы мәктәбендә "Яшь җәяүлеләр мәктәбе"викторинасы узды.
23 нче июнь көнне Әлмәттә “Балаларга – имин хәрәкәтле чиста шәһәр!” дип исемләнгән ташландык материалдан карнавал костюмы әзерләү буенча традицион ел саен уза торган бәйге үтте.
Әлмәт шәһәренең эш белән тәэмин итү үзәгенең белгечләре "Солнечный" балалар сәламәтләндерү лагерена "Профи+" һөнәри юнәлеш бирү уенын үткәрү өчен бардылар. Бу чарада 22 мәктәп укучысы катнашты.
1 июль көнне Әлмәттә Яшьләр көне узачак. Шәһәрнең өч мәйданчыгында бәйрәм программасы узачак.
1 июль көнне "Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты чаралары 8 мәйданда узачак. 18.00 сәгатьтә "Яшьлек" скверында Җәйге интенсив оештырылачак! Барлык әлмәтлеләрне «Freestyle» заманча бию студиясе артисларыннан заманча юнәлеш буенча җәйге мастер-классларда катнашырга чакырабыз. Иң кечкенәләрне аниматорлардан интерактив программа һәм татлы бүләкләр шатландырачак.
26 июнь-Бөтен дөньяда наркотикларга каршы көрәш көне дип игълан ителгән. БМО карары белән гамәлгә кергән бу датаны 1987 елдан бирле билгеләп үтәләр.
Бүген Татарстан таможнясының Әлмәттәге таможня постына яңа начальник билгеләнде.
Татарстан синоптиклары һава торышы шартлары начарлану турында хәбәр итте.Бүген, 26 июньдә, көннең икенче яртысында һәм кичен республикада урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыш җилнең көчәюе көтелә. Җил көче секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип билгели Татарстан Гидрометеорология үзәге.
2017 елның 30 июнь көнендә "Бердәм Россия" партиясе эгидасы астында Россия юристлары ассоциациясе тарафыннан игълан ителгән халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.
Киңәшмәдә Сабантуй бәйрәменә әзерлек, рәсмиләштерелмәгән җирләрне ачыклау турында сүз барды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин әлеге уңайдан күрсәтмәләрен бирде, алдагы атнага эш планын билгеләде.