1 июль көнне "Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты чаралары 8 мәйданда узачак. 18.00 сәгатьтә "Яшьлек" скверында Җәйге интенсив оештырылачак! Барлык әлмәтлеләрне «Freestyle» заманча бию студиясе артисларыннан заманча юнәлеш буенча җәйге мастер-классларда катнашырга чакырабыз. Иң кечкенәләрне аниматорлардан интерактив программа һәм татлы бүләкләр шатландырачак.
Әдәби ишегалдында 18.00 сәгатьтә «Даёшь молодежь» концерт программасы һәм урам сәнгате буенча ачык дәресләр уздырылачак. Аларны "Пежо әфәнденең ил гизүче курчаклары" театры режиссеры һәм әйдәп баручы актрисасы Алекс оештырачак.
18.00 сәгатьтә Әлмәткә 60 ел туу исемендәге скверда «Татнефть» ГАҖ "Рухыят" рухи яңарыш фондыннан мастер-класслар, кастинглар оештырылачак.
19.00 сәгатьтә Гагарин урамында "Тормыш ритмында" Ф.Яруллин исемендәге музыкаль көллияте артистларыннан музыкаль-күңел ачу кичәсе, рәсем ясау буенча мастер-класс узачак.
19.00 сәгатьтә Яшьләр үзәге алдындагы мәйданда яшьләр үзәге сәнгати студияләренең, твистинг-шоу, мастер-класслар, балалар өчен "Драйв үзәгендә" уеннары программасы үткәреләчәк.
19.00 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында шәһәр халкы һәм кунакларын электрон музыка фестивалендә көтәчәкләр.