"Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты Әлмәттә халкы һәм кунакларына онытылмаслык тойгылар бүләк итүен дәвам итә

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

8 июль көнне "Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты чаралары 7 мәйданда узачак.

18.00 сәгатьтә "Яшьлек" скверында «Татнефть» ГАҖ "Рухыят" рухи яңарыш фондыннан мастер-класслар, кастинглар оештырылачак.

19.00 сәгатьтә "Шәмсинур" паркында татар эстрадасы йолдызлары Руслан Кирамутдинов һәм Ильмира Нагимованың "Син кирәк миңа" концерты узачак.

Әдәби ишегалдында 18.00 сәгатьтә "Өйдәге һава торышы" концерты оештырылачак. Иң кечкенәләрне аниматорлар әзерләгән программа һәм татлы бүләкләр куандырачак. 

19.00 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында шәһәр халкын һәм кунакларын "Идел" башкорт һәм  татар җыры Халыкара фестивале-конкурсы лауреатларының концерты көтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International