«Йолдызлы десант» республика проекты программасы авыр тормыш шартларында тәрбияләнүче балалар өчен 2006 нчы елдан яшьләр һәм спорт эшләре буенча ТР министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла. Икенче ел рәттән "Жемчужина" Әлмәт торба заводы җәйге лагеры базасында "Йолдызлы десант" палаткалы лагереның республика сменасы эшләп килә. Шушы көннәрдә 1 сменага Татарстанның 5 районыннан балалар җыелды.