ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2017 ел
якшәмбе

30 июльдә Россия Федерациясендә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Хәрби-диңгез флоты көне - хәрби моряк исемен горур йөрткән, үзенең озак еллар гомерен флотка багышлаган, шунда эшләгән, хәрби-диңгез флотын яраткан, традицияләрен хөрмәт иткән кешеләрнең төп бәйрәме.

Агымдагы елның төзелеш сезоны юллар, кварталара территорияләр, велосипед юлы, урам утларын ремонтлау буенча аеруча масштаблы булуы белән аерылып тора.


29
июль, 2017 ел
шимбә

2017 елда Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлектә күпфатирлы йортлардагы капиталь төзекләндерү объектларында 2 мең 642 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә 17 муниципаль берәмлектә техника куркынычсызлыгын бозуның 53 очрагы ачыкланган. Бу мәгълүматны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.


28
июль, 2017 ел
җомга

Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе булып узды. Эш тәкъдим итәргә 13 предприятиедән килгән иделәр.

Пенсионерларның комьютерда эшләргә өйрәнүдәге уңышларын барлаган “Интернетка рәхмәт- 2017” III Бөтенроссиия бәйгесенә эшләр кабул ителә башлады. 

 

 МКУ «Управление гражданской защиты Альметьевского муниципального района» хәбәр иткәнчә ,  29 ы көнне болытлы һава торышы көтелә. Төнлә яңгыр явуы ихтимал. Минимальная температура төнлә +15..+20º;максималь температура көндез +28..+33º.

Бүген Әлмәт шәһәренең мәдәният һәм ял паркында милли бәйрәм "Кече сабантуй" узды. Бу чараны мөмкинлекләре чикле балалар һәм зурлар өчен үткәрделәр.

 

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Ведомствоара эшлекле төркем утырышы узды. Утырышның темасы -  электрон дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын күтәрү. 

Гыйльфанова Мәгсумә Сафиулловнага бүген 100яшь тулды. Юбилее белән котларга дип аның янына район башлыгы Айрат Хәйруллин, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов һәм башкалар килде.

Күпсанлы мөрәҗәгатьләр белән бәйле рәвештә, 2017 елның 17 июленнән 9 А, 9Б номерлы автобус маршруты схемасына үзгәрешләр кертелде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International