Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
Бүген шәһәр мәдәният һәм ял паркында инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Кече Сабантуй" мәдәни-спорт бәйрәме узачак.
Әлмәттә төзүчеләр арасында һөнәри осталык бәйгесе дәвам итә. Шушы көннәрдә иң яхшы ташчыларны билгеләделәр.
29 нчы июльдә мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәренең 7 мәйданчыгында узачак.
18.00 сәгатьтә шәһәрнең "Яшьлек" скверында нәни әлмәтлеләр өчен "Три поросенка" дигән курчак театры узачак. Һәм шулай ук Маша белән аюдан шоу-программа.
29 июль көнне Әлмәт ипподромында "Җәйге стартлар" дип исемләнгән ат спорты бәйрәме узачак.
Республикада беренчеләрдән булып эшкә керешкән район аграрийларына 45 мең гектар бөртекле культура җыярга туры киләчәк. Шул исәптән 14 мең гектар көзгә туры килә: бодай якынча 11 мең га тәшкил итә, арыш – 3 мең га.
Язгы культуралар 31 меңнән артык гектар тәшкил итә. Шуларның 12 мең гектары язгы бодай, арпа (11343га), солы (1676 га), кукуруз (620 гектар), карабодай (4000га), борчак (1540га). Бүген уңышны урып-җыюга районда 96 комбайн, 375 трактор җәлеп ителде.
Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә террорга каршы комиссия утырышы булып узды. Комиссия эшендә комиссия әгъзалары, хокук саклау органнары җитәкчеләре, белем бирү учрежденияләре директорлары, балалар лагерьлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматлары буенча, 27 июльдә 14 муниципаль районда урманнарның (4 нче класс) югары янгын куркынычы көтелә.
Сессия эшендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт советы депутатлары Ринат Шәфигуллин, Николай Кольгин, депутатлар, шәһәр һәм районның мактаулы гражданнары, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстанда 112 номеры буенча шалтыраткан абонентның автоматик рәвештә кайда урнашканын белә торган системаны сыныйлар.