ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2017 ел
дүшәмбе

Киңәшмәдә җылыту сезонына әзерлек һәм урып-җыю эшләре барышы тыңланды. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды.

12 август көнне «Шәһәрнең мəдəни мөхите», 9 мәйданда бик кызыклы чараларны әзерләп, шәһәр халкы һәм кунакларына бик әйбәт кәеф бүләк итте.

Хоккей сезоны башланганга кадәр мөмкинлекләре чикләнгән әлмәтлеләр арасында бочче буенча турнирны уздыру традициягә әйләнде.Инде өченче ел «Нефтяник» хоккейчылары бүләк фондына шәхси акчаларын бүлеп бирәләр һәм ярышларны уздыруда катнашалар. 12 август көнне спорт сараена 20 катнашучы һәм аларның ярдәм төркемнәре килде.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 28 нче августына билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән 8 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына аукцион сатулары турында хәбәр итә. 

2 нче сентябрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр "Татнефть Әлмәт марафоны" массакүләм җиңел атлетика буенча ярышлар оештырылу сәбәпле, шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 

Түбәндәге урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:

- Ленин урамы буенча Чехов исемендәге урамнан алып Төзүчеләр пр. боҗрасына кадәр;
- Төзүчеләр проспектында Шевченко урамыннан алып Бигаш урамы боҗрасына кадәр;
- М. Җәлил урамында Ленин урамыннан алып Лермонтов урамына кадәр;
-Лермонтов ур. М. Җәлил урамыннан алып Радищев урамына кадәр;
- Радищев урамы  буенча Лермонтов урамынан алып Ленин ур. кадәр;
- Чехов урамында Ленин урамыннан алып Белоглазова урамына кадәр;

- Шевченко урамы буенча Төзүчеләр проспектыннан алып Заслонова урамына кадәр;

- Заслонова урамы буенча Шевченко урамыннан алып Ленина урамына кадәр. 


13
август, 2017 ел
якшәмбе

Татарстанда республиканың туристик мөмкинлекләрен алга таба мавыктыру максаты белән глобаль элемтә стратегиясен һәм маркетинг кампаниясен булдыру һәм тормышка ашыруга, шулай ук төбәк эчендә шул өлкәне алга таба үстерү һәм аны заманча дөнья ихтыяҗларына һәм стандартларына китерүгә юнәлтелгән комплекслы VisitTatarstan программасы тормышка ашырыла.


12
август, 2017 ел
шимбә

Әлмәт районында  70 меңнән артык кеше актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Һәм моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Районда 8 спорт мәктәбе эшли, 23 спорт федерацияләре һәм клублары, 606 ләп спорт оешмалары бар.  500 дән артык кеше физик культура һәм спорт юнәлешендә хезмәт куя.

Татарстанда урып-җыю эшләре турындагы оператив мәгълүмат белән  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә чыгыш ясады.


11
август, 2017 ел
җомга

11 август көнне Әлмәт шәһәре Мәшьгульлек үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру, шул исәптән квота хисабына, мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы территориясендә эшчәнлекләрен алып баручы 63 эшкә алучы чакырылды.

 Гидрометүзәк иртәгә, 12 августта, болытлы булачак, дип хәбәр итә. Җил 6-11 м/с алып 14 м/с кадәр. Минимальная температура төнлә +12..+15˚, максималь көндез +20..+24˚.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International