11 август көнне Әлмәт шәһәре Мәшьгульлек үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру, шул исәптән квота хисабына, мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы территориясендә эшчәнлекләрен алып баручы 63 эшкә алучы чакырылды.
Киңәшмә барышында эшкә алучыларга инвалидларны эшкә урнаштыруның максат итеп куелган күрсәткеченә ирешү турында мәгълүмат җиткерелде.Шулай, 1 август көненә Әлмәт муниципаль районында эшкә яраклы инвалидларның өлеше гомуми эшкә яраклы инвалидларның саныннан 26,9% тәшкил итте. Шул ук вакытта максатка куелган күрсәткеч - 37%.