Әлмәттә төзелеш барышына һәм урып-җыюга кагылышлы сораулар каралды

2017 елның 12 августы, шимбә

Татарстанда урып-җыю эшләре турындагы оператив мәгълүмат белән  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә чыгыш ясады.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рустәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, бүгенгә республикада 156 мең га мәйданнарда иген җыеп алынган, бу планның 11%ы. Аграрийлар 595 мең тоннадан артык бөртекле ашлык җыеп алган. Уртача уңыш республика буенча бер гектардан 38 ц/га.  

Алдынгылар арасында Зәй (21% чәчүлекләр җыелган), Нурлат (20%), Апас  (20%) районнары. Аксубай, Азнакай, Кайбыч һәм Әлмәт районнарында эшләр яхшы бара.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада бер үк вакытта терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенгә 1,4 млн. тонна терлек азыгы берәмлеге яисә 1 шартлы терлеккә 23,6 центнер әзерләнгән.

Министр шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты карары белән республиканың иң яхшы 200 комбайнчысына 100 мең сум күләмендә акчалата премия биреләчәк. Бүгенгә бу конкурста Аксубай районыннан Ринат Мостафин, Кайбыч районыннан Юрий Петров, Нурлат районыннан Сергей Карпухин һәм Владимир Чернов алда бара. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, быел республикада икмәк суктыруга күпкә соңарып тотындылар. Моның сәбәбе – начар һава торышы. Шуңа да карамастан, уңыш җыю кампаниясен югалтуларсыз тәмамлау өчен тырышырга кирәк, диде Татарстан Республикасы Президенты.

«Без 20 көн югалттык. Шуңа күрә урып-җыю эшләренең төп өлешен август аенда ук тәмамларга кирәк. Һәр район муниципалитет башлыгы җитәкчелегендә штаб оештырырга тиешле. Алдынгы хезмәткәрләрне акчалата бүләкләү буенча социаль чаралар булдыру кирәк. Без үз чиратыбызда тәүлек саен суктырылган икмәк күләмен һәм хезмәт җитештерүчәнлеген катгый тикшереп торачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Торак төзелеше, капиталь ремонтлау турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда мәгариф учреждениеләренә капремонт программасы белән каралган 146 объектның 52сендә эшләр бара, ә менә 94ендә капремонт төгәлләнгән инде.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, барлык мәгариф учреждениеләрендәге төзелеш-монтаж эшләрен 20 августка тәмамларга кирәк. Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән бергәләп, бу эшләрне җитди контрольдә тотарга кушты. 

Мәдәният объектларына капиталь ремонт эшләре 24 объектта төгәлләнгән, 20 объектта эшләр алып барыла. 

Республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт буенча 25 объектта эшләр тәмамланган. Бүгенгә 3 объектта эшләр дәвам итә.

2017 елда Татарстан Республикасы социаль учреждениеләренә капремонт 28 объектта планлаштырылган. 10 августка эшләр 4 объектта дәвам итә. 24 объект тапшырылган.

Министр билгеләп үткәнчә, 2017 елда Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә 74 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капремонт каралган иде. 10 августка 72 объектта эшләр башланган.

Шулай ук министр җылыту сезонына әзерлек турында да сөйләде. Бүгенгә   10 мең 155 йорт эчендәге җылыту системасы әзерләнгән (84%).

Социаль-мәдәният объектлары буенча көзге-кышкы чорга 82% сәламәтлек саклау объекты, 75% мәгариф учреждениесе, 81% мәдәният объекты, 70% спорт объекты, шулай ук 75% социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге әзерләнгән, диде министр.

Азакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хезмәттәшләрен Төзүче көне белән котлады.   

Алда актуаль мәсьәләләр турында урыннарда фикер алыштылар.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International