18 һәм 25 август көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге "Тоннель" операциясе үткәрәчәк. Бу чара автобус йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны ачыклауга юнәлтелгән.
Нефтьчеләр көне якты һәм тамашалы вакыйга буларак истә калачак. Ул биш мәйданда узачак. Чара барышында парад, төрле бәйрәм чаралары, урам театрлары оештырылачак, Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм салют белән тәмамланачак.
2 сентябрьдә Әлмәттә «Татнефть Әлмәт марафоны– 2017» узачак.
Җәйнең иң иҗади проектының ахырына какдәр бик аз вакыт калды. 19 август көнне 18.00 сәгатьтә «Шәһәрнең мəдəни мохите» әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын 9 мәйданда көтәчәк.
"Татарстан кроссы - 2017" массакүләм ярышлары үткәрелү сәбәпле, 16 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар буйлап хәрәкәт чикләнәчәк:
- Ленин урамы буенча Радищев урамыннан М.Җәлил урамына кадәр;
- М.Җәлил урамы буенча Ленин урамыннан Лермонтов урамына кадәр;
- Лермонтов урамы буенча М.Җәлил урмыннан Радищев урамына кадәр;
- Радищев урамы буенча Лермонтов урамыннан Ленин урамына кадәр.
Әлмәтлеләрне «Венеция» күргәзмәсен картиналар галереясына чакыралар. Фотокүргәзмә 16 август көнне ачыла һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Районның авылларында урып-җыю кампаниясе бара, бу авыл хуҗалыгы эшлекләре өчен иң мөһим вакыт. Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин уңышны җыю барышын тикшерде һәм иң оста комбайнчыларга премия өләште.
14 августтан бирле ТР Икътисад министрлыгында социаль яктан мөһим проектларны тормышка ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү өчен оештырылган бәйге башланды.Бәйгенең гомуми фонды 35,0 млн. сум тәшкил итә.
"Яшел Фитнес" физкультурачылар көнен күңелле уздырды.
Уҗым культураларын чәчүне оештыру темасына зона семинар-киңәшмәсе Баулы районы Николашкино авылында узды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, игенчелек буенча консультантлар, Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированияләре һәм КФХ җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре агрономнары һәм инженерлары катнашты.
Семинар барышында туфракны төп һәм чәчү алдыннан эшкәртү машиналарын эшләтеп күрсәттеләр. Шулай ук төрле агрегатларның уңай һәм тискәре яклары күрсәтелде.
Зона киңәшмәләренең тематик өлешендә нотыклар тыңланды, кырлар торышының фитомониторингын уздыру методикасы һәм кырларның чүпләнүенә, авыруларга, корткычларга каршы көрәш чаралары турында сөйләде, шулай ук орлыкларга грунт контроле йомгакларын игълан ителде.