Җәйнең иң иҗади проектының ахырына какдәр бик аз вакыт калды. 19 август көнне 18.00 сәгатьтә «Шәһәрнең мəдəни мохите» әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын 9 мәйданда көтәчәк.
18.00 сәгатьтә «Яшьлек» скверында «Татнефть» ГАҖ "Рухыят" рухи яңарыш фондыннан программа башланачак, мастер-класслар оештырылачак.
Шәһәр пляжында "Совет кинематогрофы шедеврлары" исемендәге ачык һавада кино күрсәтү оештырылачак.
Чехов урамында шәһәрнең яшь җырчылары катнашуы белән "Безнең кинолардагы яраткан җырлар" концерты узачак.