Әлмәттәге коммерциячел булмаган оешмалар Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына оештырылган бәйгедә катнаша ала

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

14 августтан бирле ТР Икътисад министрлыгында социаль яктан мөһим проектларны тормышка ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү өчен оештырылган бәйге башланды.Бәйгенең гомуми фонды 35,0 млн. сум тәшкил итә. Проектларны түбәндәге юнәлешләр буенча тәкъдим итеп була:

1) кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыру өчен шартлар тудыру.

2) гражданлык һәм сәяси культураны үстерү.

Бәйге 14 августтан 27 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 8(8553) 37-08-04.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International