ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 26 июнендә кертелгән үзгәрешләр буенча электрон белдерүләр рәвешендәге мөрәҗәгатьләрне Роспотребнадзорга, аның рәсми сайтында "Гражданнар өчен" бүлегенең "Гражданнарның мөрәҗәгатьләре" бүлекчәсендә урнашкан Роспотребнадзорның бердәм порталында махсус электрон формасын тутыргач, юнәлтеп була.  

2017 елның 21-22 сентябрь көннәрендә «Киләчәккә караш» ел саен уза торган кече һәм урта эшмәкәрлек форумы кысаларында «ExportMe» экспорт өлкәсендә эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтүгә багышланган конференциясе узачак.


30
август, 2017 ел
чәршәмбе

10 сентябрь көнне Әлмәт шәһәр Советына өстәмә депутат сайлаулары узачак. Шәһәр буенча 7 кандидат теркәлде- 2чесе партияләрдән, дүртесе үзләрен үзләре тәкъдим иттеләр.

Бүген Әлмәттә республика көнен билгеләп узалар.Чара ял пакркында оештырылды. Биредә авыл җирлекләре үзләренең хуҗалыкларыннан тәм-томнар, кул белән чиккән һәм бәйләгән әйберләр һәм көзге уңыш алып килделәр.

Көз - яңа уку елы башлану чоры. Әлеге чор алдыннан көч туплап, укуларга тотынырга теләсәң, 3 се көнне сәг 10.00 дә "Яшел Фитнес" тренировкасына килергә мөмкин.

Кадерле Әлмәт районы халкы! 30 август көнне Татарстанда зур бәйрәм – Республика көне билгеләп үтелә. Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән тәбрик итәм.
Татарстан инде егерме елдан артык социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Республиканың яңа Конституциясен кабул итү, федераль үзәк белән вәкаләтләр бүлешү турында ике шартнамә төзелү, социаль-икътисади үсешнең күп кенә киң колачлы программаларын уңышлы гамәлгә ашыру – бу чорның мөһим вакыйгалары.Бүген Татарстан , шулай ук Әлмәт бай икътисади потенциалга, нык үскән социаль инфраструктурага ия. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе үсә.


29
август, 2017 ел
сишәмбе

2 сентябрь көнне 4 троллейбус хәрәкәтенә вакытлыча үзгәрешләр кертеләчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында узган республика смотр-конкурсының җиңүчеләренә 100 яңа хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшырды. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 2 октябренә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.

Нефтьчеләр көне якты һәм тамашалы  вакыйга буларак истә калачак. Ул биш мәйданда узачак. Чара барышында парад, төрле бәйрәм чаралары, урам театрлары оештырылачак, Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм салют белән тәмамланачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International