Бүген Әлмәттә республика көнен билгеләп узалар.Чара ял пакркында оештырылды. Биредә авыл җирлекләре үзләренең хуҗалыкларыннан тәм-томнар, кул белән чиккән һәм бәйләгән әйберләр һәм көзге уңыш алып килделәр.
Ял паркының фонтан янындагы мәйданы берара осталар шәһәрчегенә әверелде. Биредә җыр-бию, төрле квестлар һәм балалар өчен чаралар оештырылды.
Әлмәтлеләрне район башлыгы Айра т хәйруллин һәм килгән кунаклар сәламләде, дәүләт бүләкләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы оештырылды.