Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында узган республика смотр-конкурсының җиңүчеләренә 100 яңа хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшырды.
Чара Татарстан Республика көне алдыннан ТР Дәүләт Советы бинасы каршында узды.
Быел республика этабына 200 заявка бирелгән.
Әлмәт районының өч авыл җирлегенә дә хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшырдылар.