Кадерле Әлмәт районы халкы! 30 август көнне Татарстанда зур бәйрәм – Республика көне билгеләп үтелә. Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән тәбрик итәм.
Татарстан инде егерме елдан артык социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Республиканың яңа Конституциясен кабул итү, федераль үзәк белән вәкаләтләр бүлешү турында ике шартнамә төзелү, социаль-икътисади үсешнең күп кенә киң колачлы программаларын уңышлы гамәлгә ашыру – бу чорның мөһим вакыйгалары.Бүген Татарстан , шулай ук Әлмәт бай икътисади потенциалга, нык үскән социаль инфраструктурага ия. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе үсә. Әлмәтнең төзек матур булуында нефтҗчнеләрнең өлеше чиксез зур.
Район башкарма комитеты һәм үз исемемнән сезгә иминлек һәм күтәренке рух телим!
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин.