ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 6 сентябереннән алып 8 сентяберенә кадәр Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин чираттагы кыска вакытлы ялга китәчәк.

Айрат Хайруллиның ялы вакытында башлык вазыйфалары Әлмәт районы башлыгы урынбасары Андрей Зиминга йөкләнә.  

8 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 21 (Яшьләр үзәге) адресы буенча 10нчы кабинетта граждан җәмгыятен үстерү өчен РФ Президенты грантын тәкъдим итү һәм коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү бәйгеләрендә катнашу максаты белән коммерцияле булмаган оешмаларның проектларын иҗтимагый тыңлаулар узачак. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8553) 37-08-04.

2017 елның 7 сентябрендә Әлмәт муниципаль районында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская С.Х. тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү узачак. Кабул итү вакыты - 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 21 (Яшьләр үзәге) адресы буенча, 10нчы кабинетта. 

"Татарстан кроссы - 2017" массакүләм ярышлары үткәрелү сәбәпле, 16 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар буйлап хәрәкәт чикләнәчәк:

- Ленин урамы буенча Радищев урамыннан М.Җәлил урамына кадәр;

- М.Җәлил урамы буенча Ленин урамыннан Лермонтов урамына кадәр;

- Лермонтов урамы буенча М.Җәлил урмыннан Радищев урамына кадәр;

- Радищев урамы буенча Лермонтов урамыннан Ленин урамына кадәр.

Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итү максаты белән 2017 елның 6 сентябрь көнендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сария Харис кызы хаылк өчен Татарстан Республикасында яшәүче инвалидларның реабилитациянең техник чаралары белән тәэмин итү өлкәсендәге хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештыра. 

 

Халык арасында позитив фикер уяту максатыннан чыгып уздырылучы бу бәйге өч этапта уза. Беренчесе һәм икенчесе төбәкләрдә узачак.

Әлмәт картиналар галереясендә  инде 5 ел дәвамында сәнгать сөючеләр өчен музыкаль кичәләр уза. Очрашулар айның һәр беренче пәнҗешәмбесе уза.  

Көз якынлашкан саен, ташламалары булган ветераннарны һәм инвалидларны шик баса: гариза язаргамы, әллә язмаскамы? 1нче октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр тупланмасын торгызу турында гариза бирергә кирәк. Бу – социаль хезмәтләр урынына акча эквивалентын сайлаган федераль ташламаларга ия булучыларга гына кагыла.

Әлмәт районының Дербедень авылында яңа часовня төзегәннәр.


4
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 2 октябренә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International