ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә,иртәгә, 7 сентябрь көнне,болытлы аязучан һава торышы көтелә. Җил 5-10 м/с, көндез 14 м/с. Минималь температура төнлә +6..+10˚, максималь көндез +18..+22˚.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 26 нчы сентябренә билгеләнгән 2 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына аукцион сатулары турында хәбәр итә.
«Ребёнок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» республика видеороликлар бәйгесе беренче тапкыр 2014 елда Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы буенча оештырыла.
7 сентябрь көнне 15.00 сәгатьтә халыкны социаль яклау идарәсендә җиденче ел саен уза торган "Мин - Тылсымчы!" дигән гамәли сәнгать бәйгесенә йомгак ясалачак.
11 сентябрьдә Әлмәттә студентлар арасында "Автосессия-2017"дигән осталык шәһәр бәйгесе узачак.
56 ел бергә узган гомер - хөрмәткә һәм соклануга лаек ел ул.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты коммерцияле булмаган оешмаларны 2017 елның 7 сентябрендә 14.00 сәгатьтә уза торган семинарга чакыра. Анда аларны социаль яктан мөһим проектларны тормышка ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү өчен оештырылган бәйгегә гаризаларны тутырырга өйрәтәчәкләр.
2017 елның 7 сентябрендә Әлмәт муниципаль районында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская С.Х. тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү узачак. Кабул итү вакыты - 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 21 (Яшьләр үзәге) адресы буенча, 10 нчы кабинетта.
Әлмәтлеләр алдан 8 (843) 236-41-80 телефоны буенча языла ала.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
Бүген Татарстан республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында халыкны гриппка каршы иммунизация (вакциналаштыру) үткәрү мәсьәләсе буенча брифинг булып узды.