Әлмәтлеләр, социаль җыелманы яңарту турында гариза бирергә соңга калмагыз!

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Көз якынлашкан саен, ташламалары булган ветераннарны һәм инвалидларны шик баса: гариза язаргамы, әллә язмаскамы? 1нче октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр тупланмасын торгызу турында гариза бирергә кирәк. Бу – социаль хезмәтләр урынына акча эквивалентын сайлаган федераль ташламаларга ия булучыларга гына кагыла. Социаль хезмәтләр тупланмасы айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) алучыларга бирелә. Ул үз эченә медицина, санаторий-курорт һәм транспорт ташламаларын берләштерә. Гражданин аңа социаль хезмәтләрне натураль формадамы, әллә аның акчалата эквивалентын сайларгамы икәнен хәл итә ала. Социаль хезмәт күрсәтү тупланмасы үз эченә түбәндәге дәүләт социаль ярдәмен ала: дару препаратларына, медицина эшләнмәләренә, дәвалау туклануына – 807,94, һөнәри авырулар өчен санаторий-курортта дәвалану путевкасына – 124,99, шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару өчен–116,04 сум. Нинди форманы сайлавың турында гаризаны бер тапкыр бирү дә җитә, аны ел саен язып тору ихтыяҗы юк. Ул кеше үз фикерен үзгәрткәнче гамәлдә булачак. Ә моның өчен аңа 1нче октябрьгә кадәр Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны электрон формада – ptr.ru Пенсия фонды сайтында да, gosuslugi.ru РФ дәүләт хезмәтләре порталында да бирергә мөмкин. Гаризаны электрон формада бирү өчен, РФ бердәмдәүләт хезмәтләре порталында (ЕСИА) расланган хисап язуың булырга тиеш. Бирелгән гариза киләсе елның 1нче гыйнварыннан гамәлдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International