Әлмәтлеләр инвалидларның хокукларын яклау буенча сораулар белән «кайнар линиягә» шалтырата алалар

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итү максаты белән 2017 елның 6 сентябрь көнендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сария Харис кызы хаылк өчен Татарстан Республикасында яшәүче инвалидларның реабилитациянең техник чаралары белән тәэмин итү өлкәсендәге хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештыра. 

Сораулар белән 09.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр (843) 236-00-71 телефоны буенча шалтыратып мөрәҗәгать итәргә була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International