ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Әлмәт делегациясе Көньяк Кореяда эшлекле визит белән булдылар. Район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм Чонджу мэры Ким Сен Су икеяклы килешүгә кул куйдылар.

Чираттагы ярминкә "Сәүдә йорты" җәмгыяте биләмәләрендә үтте.

Татарстан Республикасында 2017 елның 29 сентяберенә 1  705, 7 мең кв. метр торак сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

2018 елда Татарстан Республикасы территориясендә, бакчачылык һәм дача берләшмәләре чикләрендә урнашкан җир участокларыннан тыш, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә кадастр бәяләү оештырылачак.

Татарстан Республикасының турист сөйкемлелеген арттыру, халык сәнгать промыселларын һәм кәсепләрен, сувенир продукциясен яңадан торгызу һәм үсеш бирү, ассортиментны киңәйтү, Татарстан Республикасының истәлекле урыннарын һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән һөнәрчеләрне, кәсепчеләрне, предприятиеларны һәм шәхси эшмәкәрләрне ачыклау һәм бүләкләү максаты белән "Татарстан Республикасының турист сувениры 2017" ачык бәйгесе уздырыла. Тулырак мәгълүмат белән http://remeslo.tatarstan.ru сайтында танышырга була.

Әлмәт эшмәкәрләре  «Киләчәк Ориентирлары» IV KAZAN TOURISM FORUM 2017  чакырыла. Форум туризм буенча Федераль агентлык һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән 2-3 ноябрьда үткәреләчәк. 

Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дини уку йортларында белем алучы студентларга – уку алдынгыларына һәм иҗтимагый эштә актив булган, олимпиада, конкурс, викториналарда җиңү яулаган шәкертләргә бүләкләр тапшырды.

Мөфти стипендиясенә һәрбер уку йортыннан берешәр шәкерт лаек булды. Алар арасында Әлмәт мәдрәсәсе студенты - Рамиль Тугушев.

Әлмәт стоматология сырхауханәсендә Өлкәннәр көне алдыннан күптәнге традиция буенча медицина хезмәте ветераннары җыелды. 

Әлмәттә пенсионерлар шәһәр бассейннарына бушлай йөри алачаклар. Хәзерге моментта пенсионерлар сәламәтлекләрен ныгыта алырлык бассейннар билгеләнде.

11 әлмәтле "Счастливые истории" Хәйрия Фонды игълан иткән проектта катнашырга теләк белдерде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International