ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Оешмалар тарафыннан хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый тикшерүнең бер төре булып тора һәм гражданнарга хезмәтләрне күрсәтү сыйфаты турында мәгълүматны бирү, шулай ук аларның эшчәнлегенең сыйфатын арттыру максаты белән уздырыла.

 

ТР  Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә, 3 октябрь көнне,аязучан болытлы һава булачак, яңгыр яварга мөмкин. Минималь температура төнлә  0..-3º, максималь температура көндез +4..+7º.

 

Бүген эшлекле дүшәмбе барышында өлкәннәргә спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Бу тема буенча балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева чыгыш ясады. 

 

Яңа сезонда тамашачыларны  премьера спектакльләре көтә. Шуларның икесе инде октябрь аенда чыга. 

 

 

Табиб – иң борынгы, изге һөнәрләрнең берсе. Гомерләрен бу җиңел булмаган эшкә багышлаган кешеләр хезмәт юлын Гиппократ антыннан башлый.Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән көзнең икенче аеның беренче дүшәмбесендә Халыкара табиб көне билгеләнә. Быел ул 2 октябрьгә туры килә. Халыкара табиб көнен теләктәшлек көне буларак билгелиләр. Табибларны кеше гомерен саклау өчен тырышу һәм латин теле берләштерә. Барлык табиблар да тынычлык яклы. Бу көн – табиб һөнәрен сайлаган якыннарыгызны, танышларыгызны тәбрикләү, матур сүзләр, теләкләр әйтү өчен яхшы форсат.
 

Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында яңа билгеләүләр. 2017 елның 28 сентябререннән Әлмәт районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы итеп Листков Александр Николаевич билгеләнде. Бу турыда бүген эшлекле дүшәмбе барышында район башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр итте. 

Сентябрьның соңгы көннәрендә ГАҖ "Татнефть" спорткомплексында сәламәт яшәү рәвеше бәйрәмен ачу тантанасына сәламәтлек саклау хезмәткәрләре җыелган иде. 29 сентябрь көнне биредә сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең "Здоровье" дигән XIV Спартакиадасы ачылды. 

 

 

Кадастрда җир участогы чикләрен хисапка алыр һәм аның урнашуы турында тулырак мәгълүматны кертер өчен күршеләрдән ризалык алу кирәк. Чиктәш участокларның хуҗалары закон буенча чикләрне яраштыру турында актка кул куярга тиеш. Имзаларны җыю - кадастр инженерының бурычы, һәм ул, сораулар барлыкка килгән вакытта, барлык кирәкле җавапларны бирә һәм хокук тәртибен саклый ала.

«Татнефть» ГАҖ күп дәрәҗәле җир асты парковкасын урнаштыру белән бәйле янындагы территорияне төзекләндерү тергезү проекты тормышка ашырыла.

Турнир Әлмәт "Яшь гвардия" челәре тарафыннан оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International