Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дини уку йортларында белем алучы студентларга – уку алдынгыларына һәм иҗтимагый эштә актив булган, олимпиада, конкурс, викториналарда җиңү яулаган шәкертләргә бүләкләр тапшырды.
Мөфти стипендиясенә һәрбер уку йортыннан берешәр шәкерт лаек булды. Алар арасында Әлмәт мәдрәсәсе студенты - Рамиль Тугушев.