Әлмәттә "Уңайлы шәһәр мөхитен формалаштыру" өстенлекле проектын тормышка ашыру буенча комиссия утырышы узды

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

10 октябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов җитәкчелеге астында уңайлы шәһәр мөхитен булдыру буенча комиссиянең утырышында 2017 елга муниципаль программа проекты турында иҗтимагый фикер алышу тәртибен эшләп чыгару, раслау һәм нәшер итү буенча мәсьәләләрне карап чыктылар.

"Уңайлы шәһәр мөхитен формалаштыру" өстенлекле проектының төп максаты - Россия регионнарында заманча уңайлы шәһәр мөхитен формалаштыру буенча беренче чиратта үтәлә торган чаралар комплексын ел саен (2017 елдан 2020 елга кадәр) тормышка ашыру ярдәмендә Россиянең бөтен территориясендә шәһәр мөхитенең сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыру өчен шартлар булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International