12 октябрь көнне сәламәтлек саклау идарәсендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды. Аның эшчәнлегендә идарә җитәкчесе Вера Головина, Әлмәт шәһәре прокуроры өлкән ярдәмчесе Ильдус Алимов, өлкән оперуполномоченный Ильдар Хәйруллин, табиблар, юристлар һәм башкалар катнашты.
Утырышта чыгышлар тыңланды, коррупциягә каршы чараларның үтәлеше тикшерелде һәм алдагы эшчәнлеккә бурычлар билгеләнде.