Әлмәттә “Нефть. Газ. Энергохимия. Экология. Промышленность куркынычсызлыгы –2017” дип исемләнгән халыкара махсус күргәзмә ачылды.
Анда Россия һәм чит илнең 47 шәһәреннән 97 делегация катнашырга теләк белдергән. Күргәзмәне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, «Татнефть»ААҖ баш инженер урынбасары Алексей Беспалов, “ТаграС–Холдинг” җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Илдар Маннанов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Чыгыш ясаучылар күргәзмә оештыруның технологик яңалыклар, яңа идеяләр белән уртаклашу, казанышларны бәян итү, ике як өчен дә кулай контрактлар төзү мөмкинлеге бирүен билгеләп үттеләр.
Халыкара күргәзмә 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы чара кысаларында “Татнефть” компаниясе белгечләре һәм район башлыгы катнашында түгәрәк өстәл оештыру да күздә тотыла.