ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

JuniorSkills стандарты буенча “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабы тәмам. Хәбәр иткәнебезчә, кичә “Татарстан киләчәге көллияте”нә республиканың ун шәһәр һәм районыннан 60 тан артык укучы һәм балалар иҗаты үзәкләренә йөрүчеләр җыелган иде. Алар “мехатроника”, “электромонтаж”, “инженерлык дизайны” компетенцияләре буенча көч сынашты. Араларында әлмәтлеләр дә бар иде. 10, 16, 20 нче мәктәптә белем алучы үсмерләребез сынатмады. “Мехатроника” компетенциясендә Владимир Абрамов белән Дмитрий Долгов, “электромонтаж”да Ильяс Калашников һәм Ильяс Сәрвәров жиңүчеләр булып танылды. “Инжененрлык дизайны”нда кече яшьтәгеләр категориясендә Илнур Сибгатуллин һәм Рамил Газизов, зурлар арасында Вадим Петряев белән Даниль Салиев иң оста булуларын раслады. Алар хәзер Казанда февраль аенда узачак JuniorSkills стандарты буенча төбәк чемпионатында катнашачаклар.

15 ноябрьдән алып 5 декабрьгә кадәр "Матурлык дөньяны коткарачак: Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 иң сөйкемле хатын-кызы" бәйгесе уза. Әлмәтнең «ТР буенча ФПСның 11нче отряды» ФГКУдан бәйгедә 3нче номер астында (инстаграм @valereva ) ЦППС СПТ баш диспетчеры, эчке хезмәт лейтенанты Бабкина Юлия Валерий кызы һәм 17нче номер астында 65нче номерлы янгын-коткару часте диспетчеры Куприянова Юлия Олег кызы катнашалар. Әлмәттән катнашучылар өчен http://www.wday.ru сайтында тавыш бирергә була.


16
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

17 ноябрь көнне сәгать 9.00 Әлмәт шәһәре, Герцин урамы 86 "А" адресы буенча урнашкан Мәшьгульлек үзәгендә "Барлык эш табарга теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе" узачак.

17 ноябрь көнне "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.А.Медведевның Татарстан Республикасында региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 31/7) Татарстан Республикасында "Өлкән буын" федераль партия проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча тематик гражданнарны кабул итү оештырылачак.

Авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техниканы ремонтлауга әзерлеге буенча АПК оешмалары арасында конкурслар старт алды. Мондый конкурс Әлмәт районында да узды. Махсус комиссия районның  авыл хуҗалыгы оешмаларында техниканың кышка куелышын, машина-трактор парклары территорияләренең торышын, хезмәтне саклауның үтәлешен, шулай ук АПК оешмаларының авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерлеген тикшерде. Нәтиҗәдә  "Кичүчат" хуҗалыгы беренче урынга лаек булды. Икенче урында - Токарликов ис. хуҗылык. Өченче урынга "Ярыш" җәмгыяте чыкты.

Әлмәт муниципаль районында кече һәм урта бизнесның нәтиҗәле үсеше өчен административ барьерларны киметү максаты белән башкарма комитетның кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше секторы башкарма комитет, шәһәр хезмәтләре оешмалары  җитәкчеләре белән ачык диалог рәвешендә очрашу оештыра.

Декабрь аенда Әлмәттә "Гореф-гадәтләрнең тере җебе" - "Тирән тамырлар" ТР көньяк-көнчыгышының фольклор коллективлары бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабули итү старт ала.

Бәйгене Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, "Мәдәният идарәсе" ММУ, ТР Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятен үстерү республика үзәге, Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советы оештыра.

Әлмәт иҗтимагый советы вәкилләренә диплом Дәүләт Советында 14 ноябрь көнне тапшырылды. ТР Җәмәгатҗ палатасы рәисе Анатолий Фомин республиканың иҗтимагый оешмалары тарафыннан башкарылган эшләре турында сөйләде. Ул әлеге тарафта эшләүчеләргә уңышлар теләде.

БМОның Генераль Ассамблеясы Резолюциясе нигезендә юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә ел саен уздырылып килә. 

 

 

16 ноябрь – Халыкара тәмәкедән баш тарту көне. Ел саен ноябрь аеның өченче пәнҗешәмбесендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә.Тәмәкегә каршы көрәш буенча Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы конвенциясе нигезендә тәмәке тарту  үлемгә китерүче сәбәпләр арасында икенче урында тора: тәмәке ел саен 6 млн кешене үлемгә этәрә, аларның 5 миллионнан күбрәге тәмәке тартучылар һәм элек тартканнар һәм 600 меңнән күбрәге – тәмәке төтене йогынтысына (рестораннар, офислар һәм кешеләр тәмәке тарта торган башка ябык биналар) дучар ителгән  тәмәке тартмаучы кешеләр. Бу көнне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм тәмәке тартудан баш тарту буенча төрле акцияләр һәм массакүләм чаралар уздырыла.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International