Авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техниканы ремонтлауга әзерлеге буенча АПК оешмалары арасында конкурслар старт алды. Мондый конкурс Әлмәт районында да узды. Махсус комиссия районның авыл хуҗалыгы оешмаларында техниканың кышка куелышын, машина-трактор парклары территорияләренең торышын, хезмәтне саклауның үтәлешен, шулай ук АПК оешмаларының авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерлеген тикшерде. Нәтиҗәдә "Кичүчат" хуҗалыгы беренче урынга лаек булды. Икенче урында - Токарликов ис. хуҗылык. Өченче урынга "Ярыш" җәмгыяте чыкты.