Әлмәтлеләр "Гореф-гадәтләрнең тере җебе" ТР көньяк-көнчыгышының фольклор коллективлары бәйгесендә катнаша ала

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Декабрь аенда Әлмәттә "Гореф-гадәтләрнең тере җебе" - "Тирән тамырлар" ТР көньяк-көнчыгышының фольклор коллективлары бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабули итү старт ала.

Бәйгене Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, "Мәдәният идарәсе" ММУ, ТР Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятен үстерү республика үзәге, Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советы оештыра.

Бәйгедә катнашу өчен 2018 елның 26 гыйнварына кадәр "Фольклор бәйгесендә катнашу өчен гариза" билгесе белән almet_kultura@mail.ru электрон адресына яисә 423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 98, II подъезд, «Әлмәт шәһәренең район мәдәният йорты» МБУ адресы буенча гариза җибәрергә кирәк.

Сайлау этабы урыннарда декабрь аеннан алып 20 гыйнварга кадәр узачак.

Барлык сораулар белән Район мәдәният йортына 8(8553) 32-66-06, 31-70-28 телефоннары һәм Мәдәният идарәсенә 8(8553) 22-14-96 телефоны буенча мәрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International