Пенсия фонды әлмәтлеләрне караклыкныж яңа формалары турында кисәтә

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Соңгы вакытта интернет челтәрендә СНИЛС номеры яисә паспорт мәгълүматлары ярдәмендә "шәхси иминият фондыннан акчалата түләүләрнең" барлыгын тикшерергә мөмкинлек бирүче сайтлар барлыкка килде. 

Шуның белән бәйле Пенсия фонды әлмәтлеләргә шундый сайтларны читләтеп узарга һәм үзләренең шәхси мәгълүматларына саклык белән карарга киңәш итә. Тиешле түләүләр турында мәгълүматны Пенсия фонды сайтында, смартфоннар өчен РПФ приложениесында һәм дәүләт хезмәтләре порталында белеп була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International