БДИ тапшыру өчен Әлмәт укучыларына гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк

2017 елның 15 декабре, җомга

Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру өчен узган ел чыгарылыш укучылары 2018 елның 1 февраленә кадәр район мәгариф идарәсенә гаризаларын тапшырырга тиеш. 11 сыйныф укучылары исә гаризаларын үзләре укый торган мәктәп дирекциясенә тапшыра. БДИны вакытыннан алда тапшыру (узган ел чыгарылыш укучылары өчен) 2018 елның 21 мартыннан 11 апрелә кадәр билгеләнде. БДИны төп тапшыру вакыты – 28 майдан 2 июльгә кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International