Татарстан Президенты Әлмәттә яңартылган 3 нче поликлиниканы ачты

2017 елның 22 декабре, җомга

Әлмәттә бүген капремонттан соң ,3 нче поликлиника ачылды. Аны ачуда ТР Президенты Рөстәм Миннеханов, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, район башлыгы Айрат Хәйруллин катнаштылар.

Поликлиникада зур үзгәрешләр тормышка ашырылган. Ул заманча төс алган. ТР Президенты ашыгыч ярдәм күрсәтү максатында куллану өчен поликлиникага машина сертификаты да тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International