Иртәгә, 7 февраль көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җил 4-9 м/с, төнлә 12 м/с. Минималь температура төнлә -6..-11º, максималь температура көндез -6..-9º.Юлларда бозлавык.
“Контроль ТКХ” күпфатирлы йортлар белән идарә итүнең иң яхшы тәҗрибәләрен табу һәм популярлаштыру максатында «Супердомоуправ» Бөтенроссия конкурсын оештыралар.
“Кышкы мәдәни мохите” үз программаларын дәвам итә. 10 февральдә чаралар «Татнефть» ААҖ һәм «Мегаполис» клубы янында,Хөкемлек йорты скверында, шәһәр паркында һәм Нефтьчеләр мәйданында үтәчәк.
Әлмәттә җиде урында эштән чыккан терекөмеш лампаларны кабул итәләр: урамнар Тельман,51 («ЖЭУ-7»), Шевченко,126 («ЖЭУ-12»), Гафиатуллина,45 («ЖЭУ-10»), Төзүчеләр, 68 («Алсу»), Бигәш,131 («Көнбатыш Капкалар»), Түбән Мактама Заводская, 10 («Комфорт»), Некрасов,18а («Комфорт»).
2018 елның 1 февраленнән федераль бюджеттан финансланган аерым социаль түләүләр 2,5%ка артачак. Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Хезмәт Геройлары, Дан тулы ордены кавалерлары, сугыш ветераннары һәм радиация алган кешеләргә социаль түләүләр күләме артты.
Иртәгә, 6 февраль көнне, аязучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Вакыт-вакыт кар, урыны белән буран.
1 февральдән алып 3 февральгә кадәр Казан шәһәрендә йөзү буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышларда бөтен республикадан 380 спортчы катнашты. Әлмәтне спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә шөгыльләнүче 16 егет тәкъдим итте, шуларның - икесе Россия спорты мастеры, җиде спорт мастеры исеменә кандидат һәм тиде беренче разрядлы спортчы.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау идарәсендә 2017-2018 елларның эпидемиологик сезонында грипп һәм кискен респиратор вирус йогышларын кисәтү буенча чаралар һәм Әлмәт районында грипп һәм ОРВИ эпидемиясен булдырмау турында әңгәмә узды.
"Бяки Буки" урам әдәби фестивале күңел ачу элементларын һәм кыйммәтле бүләкләрне үз эченә алган мәдәни һәм интеллектуаль ял урыны булып торачак. Бу чара барышында балалар онлайн-тавыш бирү ярдәмендә кунак язучысын сайлаячаклар. Фестиваль онлайн һәм офлайн өлешләреннән тора. Онлайн өлеш бәйге рәвешендә үтәчәк. Ул бяки-буки.рф сайтында фестивальдә кунак буларак кабул ителәчәк язучы, шагыйрь өчен тавыш бирүдән башланачак.
Сайлап алу муниципаль туры Әлмәттә Яшьләр үзәгендә (Ленин урамы, 21) 8 февральдә 14.00 сәгатьтә узачак. Номинацияләр: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Җыр өчен язылган иң яхшы музыка», «Җырның иң яхшы тексты».