Әлмәттә «Red Bull» («Шлем и краги») региональ хоккей турниры уза

2018 елның 4 феврале, якшәмбе

Бүген Әлмәткә хоккейчылар җыелды. Нефтьчеләр мәйданындагы шугалакта "Red Bull. Шлем и краги" проекты кысаларында беренче тапкыр гадәти булмаган хоккей ярышы оештырылды. Матчлар олимпия системасы буенча бара. Бозда 4 әр уенчылан торган командалар, капкачы юк. Алка кертү өчен капка урынына махсус тишекләр ясалган автопокрышкалар конструкциясе генә. Ике периодлы уеннарда 32 команда катнаша. Мондый уен Татарстанда Казанда һәм Әлмәттә генә уздырыла икән. Әлеге төбәк этабында җиңүчеләр 3 мартта Мәскәүгә финал уеннарына юллама ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International