ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәтлеләр аны, һәр елдагыча, Хәтер мәйданына җыелып, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алып билгеләп үтте. Митингта район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, хәрби комиссар Ришат Сабиров, Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының ТР иҗтимагый оешмасы Әлмәт бүлекчәсе рәисе Сергей Брусов чыгыш ясады. Әфган сугышында 500 дән артык әлмәтле катнаша. Бүген безнең арабызда аларның 472 есе генә исән-сау. Шулай ук 801 кеше Чечнядагы чуалышларда катнашкан. 22 гаилә үзенең газиз улларын кабаттан күрә алмаган. Арабызда булмаганнар бер минутлык тынлык һәм мылтык залплары белән искә алынды. Хәтер мәйданындагы һәйкәл кабат кызыл канәферләргә күмелде.

Күчмә утырыш Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узды. Әлмәт делегациясе утырышта  район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова рәислегендә катнашты.  Чарада мөһим сораулар каралды, сайлауларга әзерлек турында сүз барды. Көньяк-көнчыгыш зонасы координация советы рәисе итеп Әлмәт политехника техникумы директоры  Илдар Баһманов сайланды.

13 февраль көнне  Самарада  «Нефтяник» и РФ хәрби-һава көчләре үзәк спорт клубы белән ярышты.  Счетны Булат Байкеевачты. Аны алга таба  Ленар Мансуров дәвам итте. Матч "Нефтяник" командасы җиңүе белән тәмамланды.

Үзәк китапханәдә  К. Алтайскийның  «Подвиг» китабына презентация ясадылар. Китап Бөек Ватан сугышы батыры  Барый Абдул улы Йосыповка багышланган. Китапта геройның тормыш юлы, сугышчан юлы сурәтләнгән. 

19 февральдә 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр Татарстанда ата-аналар өчен "кайнар линия" оештырыла. Белем бирү өлкәсендә балаларның хокукларын яклауда системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, шулай ук балаларның беренче сыйныфка укырга баруы мәсьәләләрендә ата-аналарга консультатив ярдәм күрсәтү максатларында ТРда бала хокуклары буенча Уполномоченный аппаратында узачак «кайнар линия»гә түбәндәге телефоннар аша шалтыратырга була: 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Салым органнары 1 гыйнвардан 3 майга кадәр декларация кампаниясе үткәрә. Аерым гражданнар салым органнарына керемнәрдән булган салым өчен декларация тапшырырга тиеш.

15 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар, томан. Җил  2-7 м/с. Минималь температура  төнлә -16..-21º, аязганда  -26º. Максималь температура көндез -7..-10º. Юлларда бозлавык.

ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы тарафыннан мәгълүмати җәмгыять сораулары буенча халыкара бәйгедә катнашу өчен заявка тапшырылган. Форум  19 - 23 мартта Женевада (Швейцария) узачак.

Татарстанда яшәүчеләрне февральдә өч көн рәттән ял көтә. Бу турыда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 23 февральдә билгеләп үтелә торган Ватанны саклаучылар көне ял итә торган бәйрәм көне санала. Биш көнлек эш атнасында республика халкы 23, 25 һәм 25 февральдә ял итәчәк.22 февральдә, бәйрәм алды көне буларак, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Апрельдә  Молодежный бистәсендәге клубка ремонт ясый башлаячаклар. Бина  90нчы елларда төзелгән булган.  Клуб "Бердәм Россия" проекты кысаларында төзекләндереләчәк. Республика бюджетыннан әлеге максатларда 15 млн. артык сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International