17 февраль көнне 9.30 сәг. Мәйданда "Татнефть"нең Кышкы Кубогына ат спорты ярышлары узачак.
23 февральдә Мәмәттә зур спорт бәйрәме көтелә – районның 49 нчы кышкы спартакиадасында авыл яшьләре җитезлектә, егәрлектә көч сынашачак.
Программада милли көрәш, чаңгыда узышу, гер күтәрү, хоккей, волейбол, мини-футбол, армспорт, шахмат, шашка, өстәл теннисы, аркан тартышу, ат чабышлары бар. Бәйрәмне ачу тантанасы 11 сәгатьтә башлана.
Районда яшәүчеләр сайтта үзләренә ошаган логотип өчен тавыш бирә алалар (http://oprt.tatar) яки ВКонтакте (https://vk.com/oprt.tatar).
16-17 февральдә Әлмәттә кар автомобильләрендә узышу буенча Россия чемпионаты узачак. Техник оештыручы: Хади Атласи ур, 18 АНО СТК «Ультиматум»; 8(8553) 312300; 81972544500; e-mail: ooosnowflake@gmail.com
Рәис: Колотовкин Вячеслав Геннадьевич.
Кар автомобильләре комиссиясе МФР: 89224570281; e-mail: alekseev-maks@mail.ru- Алексеев Максим Сергеевич.
ВКС МФР: 89165404915; e-mail: motocrossmfr@yandex.ru - Иванов Алексей Юрьевич.
Катнашучыларны терәү: 16 февраль 18:30= 20:00 СРК "Снежинка"базасында . Тантаналы ачылу:17 февраль Экстрим парк 11.00 сәг..
Әлмәткә “Дакар” супер марафонында җиңгән “КАМАЗ-мастер” командасы әгъзалары килде. Әлмәтлеләр аларны зурлап каршы алды. Яшьләр белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, “Кадрлар резервы” республика проекты җитәкчесе Андрей Петухов та катнашты. Башта кунаклар игътибарына район тормышы чагылдырылган фильм тәкъдим ителде. Шушында ук “Нефтьче” Мәдәният сараеның тамаша залында утыручылар видеофильм аша “Дакар” марафонының барышы, анда якташларыбызның чыгышы белән дә таныша алды. Билгеле булганча, команда әлеге супермарафонда күптапкырлар призлы урыннар яулады, 15 тапкыр җиңүче булды. Быел команда ралли-марафонда 27 тапкыр катнашты һәм алар алтын һәм бронза белән кайттылар. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, машина “Татнефть” ягулыгын сала. Команда җитәкчесе Владимир Чагин, пилотлар Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев бу аларның уртак җиңүе булуын искәрттеләр. Яшьләр форсаттан файдаланып, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, рәхәтләнеп фотога төштеләр.
Хибла Герзмава — атаклы опера җырчысы. Хибла 2016 елның декабрендә Зур театр сәхнәсендә Елизавета Валуа («Дон Карлос» Дж.Верди) партиясен башкарды, 2017 елда әлеге партияне фрацуз телендә Парижской Милли операсында башкарып чыкты. Әлмәттә ул «Нефтьче» дә 13 февраль көнне 19.00 сәг. чыгыш ясады. Залда алкышлар тынмады.
Ел да 15 февраль көнне Муса Җәлил истәлегенә куелган һәйкәл җанлана – мәктәп укучылары, язучылар, әдәбият сөючеләр герой-шагыйрьне искә ала.Быел да әлеге чара җылы узды. Митингта мәртәбәле кунаклар сүз тотты, укучылар һәм балалар шигырьләрне яттан сөйләде. Татар халкының каһарман улының 112 яшьлеген билгеләнеп узды.
16 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Төнлә һәм көндез томан. Җир тотрыксыз 2-7 м/с. Минималь температура төнлә -18..-22º, аязганда -27º. Максималь температура көндез -7..-11º.Юлларда бозлавык.
Очрашу барышында поликлиника эшчәнлеген халыкка уңайлы итү турында сүз барды.Табибларның кабул итүгә килгән халык белән үзара мөнәсәбәте, кабул итү вакыты турында да сүз кузгатылды.
"Кышкы мәдәни мохит" проекты үзенең чараларын уздыруын дәвам итә. Чаралар «Татнефть» һәм «Мегаполис» мәйданнарында, Дом правосудия кырындагы скыерда, Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге паркта һәм Нефтьчеләр мәйданында узачак.