Татарстан кече шәһәрләрне төзекләндерү бәйгесендә катнаша

2018 елның 17 феврале, шимбә

Татарстанда кече шәһәрләр һәм кешеләр яши торган тарихи урыннарны төзекләндерү буенча проектларның федераль бәйгесендә катнашачак торак пунктлар билгеле булды. Татарстан Президенты ярдәмчесе Н.Фишман федераль бәйгедә катнашучылар арасында Чистай һәм Алабуга шәһәрләрен атады. Кече шәһәрләр һәм кешеләр яши торган  тарихи урыннарда халык саны 100 меңнән артык булмаска тиеш, дип аңлаткан Н. Фишман.

Аның сүзләренчә, проектны тормышка ашыру өчен Россия Хөкүмәте 5 млрд сум акча бүлеп бирәчәк. Проектка шәһәрнең мәдәни һәм тарихи мирасын өйрәнү керергә һәм аны халык хупларга тиеш. Бәйгедә 60 кече шәһәр җиңүче булачак. Аларның егермесе тарихи урын булырга тиеш.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “юл картасын” әзерләү өчен, бәйгене әзерләү һәм уздыру үзенчәлекләре турында муниципаль берләшмә башлыкларына сөйләргә йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International