Бүген районның террорга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышында Россия Федерациясе Президентын сайлауларда иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Утырышта район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында үтте. Аның эшендә комиссия әгъзалары, хокук саклау органнары, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениелары, шәһәр һәм район предприятиелары һәм оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, участоклардагы сайлау комиссияләре рәисләре катнаштылар.